Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гадәти булмаган антициклон киләчәк

Бу атнада Россия территориясендә көчле стационар антициклон көтелә. Аны синоптиклар «блоклаучы» дип атый. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәренә сылтама белән «Российская газета» яза.

 

«Әгәр мондый антициклон кыш көне озак торса, бик көчле салкыннар булыр иде: -28...-30 градус. Ә менә җәй көне килсә, 30 градус эсселек булыр иде», - диде Вильфанд.

Илдә ике атнага антициклон урнашачак. Төнлә һава бик салкын булачак — атнаның беренче яртысында аның температурасы -5...-10 градус тәшкил итә. Төнге температуралар акрынлап үсәчәк, ләкин барыбер минус тамгасында калачак.

Көндезге температура атна ахырына нормадан 5-6 градустан артып китәчәк, дип вәгъдә итте Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе. Кояш нурлары көчәячәк. Әйтик, сишәмбе көнне илнең Европа өлешендә һава температурасы +5, чәршәмбе — +7...+8, ә җомга көнне һава +15 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

«Җылылык ай ахырына кадәр урнаша, дип фаразлана. Циклон 1 апрельгә кадәр булачак», — дип йомгаклады Вильфанд.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев