Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән

Хөрмәтле район һәм шәһәр халкы! Сезнең барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән ихлас котлыйбыз.

Бу көнне без гаилә, аның төп кыйммәтләре булган мәхәббәт һәм тугрылыкның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аеруча ачык аңлыйбыз.

Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.

Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.

"Заман сулышы" газеты коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән с днем семьи, любви и верности