Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Галим: Коронавирус сезонлы авыруга әйләнәчәк

Хәзерге вакытта Россиядә коронавирус буенча хәл тотрыклану стадиясендә, авырулар санының кимү тенденциясе сизелә.

 

Бу хакта ТАСС Роспотребнадзор  Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

Вазгыятькә бик күп факторлар, шул исәптән Роспотребнадзор кагыйдәләрен үтәү һәм прививка ясау кампаниясен киңәйтү йогынты ясады, дип саный ул. Вакцинация халыкның вируска иммунитетлы катламын арттырырга мөмкинлек бирә, шулай ук ул Covid-19 кичергән кешеләр хисабына булдырыла.

«Коронавирус авыруы сезонлы булачак дигән фараз да аклана, чөнки авырулар көзге-кышкы чорда күтәрелә һәм елның җылы вакытында кимү күзәтелә», — диде Горелов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев