Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе фаразлавынча, 2025 ел тарихта иң җылы еллар бишлегенә керергә мөмкин
Агымдагы, 2025 ел метеокүзәтүләр тарихында иң җылы елларның берсе булырга мөмкин. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде.
Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Бу соңгы елларда парник газлары концентрациясе арту тәэсирендә климатның җылына баруы белән бәйле. Кызганыч ки, бу процессны әлегә тотрыклыландырып булмады», - дип аңлатты метеоролог.
«Моннан тыш, океан температурасы бик югары булып кала, аның атмосферага орынып торган катламы бик яхшы җылынды. Бу атмосфера торышына да йогынты ясый: океаннардан килә торган җылылык һава температурасы күтәрүгә ярдәм итә», – дип өстәде ул.
Шуның белән бергә Вильфанд ачыклык керткәнчә, 2025 елның иң җылы еллар арасында кайсы урынны алачагын аның икенче яртысында гына төгәл әйтеп булачак.
Шул ук вакытта, РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе бәяләвенчә, Россия территориясендә ун ел эчендә еллык температура уртача 0,45 градуска күтәрелгән.
«Ике утыз еллыкны – 1961-1990 һәм 1991-2020 еллар - чагыштырсак, гыйнвар аенда уртача айлык температураның өч градуска (-9,3 булган, ә хәзер -6,2) югарырак күтәрелүен күрербез. Бу җәйге температураларга да кагыла», - диде галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев