Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гимназия укучылары шигырь бәйгесендә ярышты (+фотолар)

Лениногорскиның 11нче гимназия укучылары шигырь уку бәйгесендә Дипломнар яулады.

 Лениногорск шәһәренең 11нче гимназиясендә, Шәхесләр елы кысаларында, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан, Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә укучылар арасында авторның шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе узды.

Әлеге бәйгедә барлыгы кырыкка якын төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты, шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре яңгырады. 

Әлеге чара Лениногорск шәһәр һәм район мәгариф идарәсе, 11нче гимназия, БТК Лениногорск җирле оешмасы тарафыннан тормышка ашырылды. 

Таһир Шәмсуаровның иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты, авторның шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Фото: 11нче гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев