Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлфия Шәйдуллина - үсеп килүче яшь буынга милли гореф-гадәтләрне, йолаларны сеңдерә

Гөлфия Шәйдуллина нинди уйлар белән яшәп, нинди сүзләр сөйләсә – шулай яши дә.

Үсеп килүче яшь буынга милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне тормышның барлык тармаклары аша ирештерергә була дип саный ул.

Шуңа күрә дә үзе яшәгән Шөгердә генә түгел, Иске Шөгердә дә, нинди генә чара булмасын – барысының да үзәгендә. Гөлфия ханымны авыл халкы шигырьләр язу, мөнәҗәт-бәетләр чыгару остасы буларак та белә.

“Кайчагында берәр танышымның якын кешесенең юбилее, туган көне булганда, берничә генә шигырь юлы  язып бирүемне сорыйлар. Әмма мин алай кыска тәбрикләү сүзләре белән генә чикләнә алмыйм. Юбилярның тормыш юлы, шатлык-кайгылары, уңышлары турында да әйтмичә үтеп булмый. Нәтҗәдә, поэма сыман озын котлау шигыре килеп туа. Шигырь язуымны сораучылар үзләре дә канәгать кала, юбиляр да шат була”, - ди Гөлфия ханым.

Ул районыбызның Мөэмин-Каратай авылында дөньяга килгән. “Минем шигърияткә, халык моңнарына мәхәббәтем әтиемнән килгәндер дип уйлыйм. Ул 82 яшендә вафат булды. Олы яшенә кадәр , инде авыру булуына карамастан, тальян гармунын кочаклап авыл клубына китә иде. Чөнки клуб хезмәткәрләренең аңардан башка гармунчылары юк, аларга булышырга бит инде, дия иде әти. Теге, исемен әйтәсе дә килми торган, өч хәрефлек чир белән авырый иде, шул хәлендә дә район бәйгеләрендә чыгыш ясап йөрде. Әтием 12 балалы гаиләдә туып үскән. Ул гармунчы Әхмәтшиннар төбеннән, андагы гармунчыларны санап бетергесез. Хәзер дә бергә җыелсак, гармунчылар ансамбле була”, - ди Гөлфия Вәлиевна.

Гөлфия ханым  сигезенче сыйныфка кадәр үзләренең Мөэмин Каратай авылында укыган. 9-10 нчы сыйныфларны  Иске Куакка  йөргән. Мәктәпне тәмамлагач һөнәри училищеда радиомонтажчы белгечлеге алса да, күңеле мөгаллимлек  һәм мәдәният- сәнгатькә тартылган.

Гөлфия ханым кайгы-хәсрәт күргән кешеләрнең берсен дә читләтеп үтми, хәлләрен белешә, мөнәҗәт, бәетләр чыгара.

Аларны социаль челтәрләрдә дә урнаштыра.“Миңа бик күп кешеләр, фәләннәр шундый авыр кайгы күргән икән, синең бәетне укып белдек диләр. Кайгылы вакытларында кешеләрне ялгыз калдырмау, ярдәм кулы сузу –бусы да безнең ерак бабаларыбыздан килгән йолаларның берсе бит”, - ди Гөлфия ханым.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев