Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлия ханым Җамалиева Урмышлыдан укытучысы Сәгадәт Мифтахова турында яза

Әлмәттә яшәүче Гөлия ханым Җамалиева Урмышлы укытучысы Сәгадәт Мифтахова турында җылы итеп социаль челтәрдә яза.

"Укытучыбыз, озак еллар мәктәп җитәкчесе булган Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызының гомер бәйрәме, Апабызны гомер бәйрәме белән тәбриклибез! Иң изге теләкләребезне телибез!

1951елның 14нче гыйнварында Лениногорск (элеккеге Шөгер) районының Урмышлы авылында Имаметдин абый һәм Сәгыйдә апалар гаиләсендә тәүге бала булып барыбыз өчен дә кадерле, хөрмәткә лаек апабыз Сәгадәт дөньяга аваз сала.

Үсә төшкәч мәктәптә балаларга иң якын булган вазыйфага алына, өлкән вожатый булып эшли башлый. 1969 елдан башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Казанның укытучылар әзерли торган дәүләт институтында югары белем алып, "татар теле һәм тарих укытучысы" дипломына ия була. Шул көннән башлап укытучы апабыз, Сәгадәт Имаметдин кызы Мифтахова безгә ана теленә мәхәббәт тәрбияли, гореф-гадәтләрне саклау, тарихны барлауга багышлап, армый-талмый 50 елга якын гомерен мәктәпкә багышлый.

1982 елдан 2013 елга кадәр Урмышлы мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе, йөзек кашы була. Мәктәп районда гына түгел, республикада иң алдынгылардан санала, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәрдаим килеп торалар, күренекле шәхесләр белән очрашулар бер дә өзелми. Мәктәптә "Тарих музее"н да булдыра апабыз. "Халкым минем" сәхифәсендә авылдашларга багышланган истәлекләр барлана һәм халыкка җиткерелә.

Укытучыбызның дәүләт бүләкләре дә бик күп. РСФСРның мәгариф отличнигы (1987), Татарстанның атказанган укытучысы (2002), мәгәриф министырлыгының, район хакимиятенең мактау грамоталары, күпсанлы бәйгеләрдә җиңүче дипломнары, аларны санап бетерер өчен генә дә байтак вакыт кирәк. Ә иң зур бәя, мөгаен укучыларының, әти-әниләренең рәхмәте белән шул укучыларның үз юлларын табып, яраткан һөнәрләрен алып, бәхетле булып яшәве.

Ярты гасырга якын вакыт эчендә  апабыздан белем алып кемнәр генә чыкмады: тормышларын үрнәк итеп яшәүче матур гаиләләр, дәүләтнең эчке эшләр бүлегендә зур дәрәҗәләргә ирешеп, лаеклы ялга чыккач балаларга табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча эш алып баручы укучысы да, сәламәтлекне кайгыртучы табиблар, шәфкать туташлары, бик күп өлкәләрдә тырышып хезмәт куючылар да, сәнгать өлкәсендә канат ныгыткан җырчылар, биючеләр һәм дә укытучылар - апабызның дәвамчылары.

Укытучыбыз, Сәгадәт апа Имаметдин кызы, якташларының һәм авылдашларының олы хөрмәтенә лаек. Аңа киңәшкә килүчеләр, олылап, киңәшен тотып эшләүчеләр, яшәүчеләр бик күп. Үзенең тормышын һәм гомерен туган авылына, яраткан эшенә, балаларга багышлады кадерле Укытучыбыз! Фәнис Яруллинның "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигыре нәкъ аңа багышлап язылган кебек.

Сез биргән белемнәр белән без бәхетле булып яшибез! Сезгә бәрәкәтле озын гомер телибез! Күпме булса җирдә игелек, барысын да күрегез!

Фотолар өчен авылдашларыма рәхмәт!"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев