Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлинә Габдрахманова: моңы, гүзәллеге белән, яшьләргә хас энергиясе белән үзенә җәлеп итеп тора

Үзенең моңы белән, гүзәллеге белән, яшьләргә генә хас дәрт-энергиясе белән үзенә җәлеп итеп тора. Ул - Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжында III курста белем алучы Гөлинә Әсхәт кызы Габдрахманова.

Түбән Чыршылы мәктәбенең 9нчы сыйныфыннан соң Лениногорскига укырга килгән. Сыйныфтан алар өч кыз килә, икесе тәрбияче һөнәрен сайлый. Гөлинә исә хәзерге вакытта 3нче курста музыкаль белем буенча укый. Киләчәктә – балалар бакчаларында яисә мәктәпләрдә музыка буенча дәресләр бирә алачак. Уку вакыты 3 ел да 10 ай, димәк, Гөлинәгә дә уку йортын тәмамларга күп калмый. Әлегә студент дигән бәхетле көннәрнең рәхәтен тоеп калу мөмкинлеге бар.

-    Гөлинә, мәктәптән соң укырга кая керүне сайлау авыр булдымы?
-    Мин музыка белән шөгыльләнгәч, профессиональ музыка буенча белем аласым килде һәм шушы юнәлештәге көллиятләрне эзләдем, алар турында интернет аша мәгълүматлар укыдым. Соңыннан Лениногорскидагы педагогик көллиятне сайладым.

-    Түбән Чыршылыдагы укытучың Алсу Виловна сине бик матур җырлыйсың дип әйтте. Җыр чишмәсенең чыганагы кайдан килә?

-    Гаиләдә әнием җырлый, әтием баянда уйный. Шулай булгач, үзебезнең гаиләне җырчы дип саныйм.

-    Кайчан җырлый башладың?

-    Балалар бакчасына йөргәндә үк төрле бәйрәмнәрдә җырлый башладым. Әни музыка тәрбиячесе булганлыктан, һәр бәйрәмдә катнаштырды. Аннары мәктәптә шулай ук төрле конкурсларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга туры килде. Тора-бара бәйгеләрдән уңышлар да яуларга насыйп булды. Мәктәптә укыганда эстрада җырлары белән кызыксына идем, ә колледжда классик һәм академик вокал музыкасы буенча укыйбыз, шөгыльләнәбез.

-    Монда, ягъни Лениногорскида уку дәверендә кайларда чыгыш ясыйсыз? Тамашачы каршына чыктыгызмы әле?

-    Без – студентлар еш кына хәйриячелек чараларында катнашабыз. Әйтик, өлкәннәр көненә, инвалидлар декадасында, укытучылар көнендә чыгыш ясадык. Уку йортында трио оештырдык, өч кыз җырлыйбыз. Әлегә беренче адымнар гына, аны камилләштерү, үстерү юнәлешендә эшлисе бар.

 

Розалия Мостафина

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында 26 гыйнвар санында чыкты.

фото: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев