Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлшат Нигъмәтуллина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

Гаилә – һәркем өчен иң кадерле урын. Монда бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз турында кайгыртабыз, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч табабыз, шатлыкларны уртаклашып яшибез.

105 елдан артык гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмачысы булып гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора, алар безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим һәм әһәмиятле вакыйгаларны теркәп бара.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән барлык татарстанлыларны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Һәрбер гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, матур һәм җылы мөнәсәбәтләр, иминлек яшәсен. Өйләрегездә балалар, оныклар тавышы яңгырасын! Бәхетле булыгыз!», - диелә котлауда.

"Татар-информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев