Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Грипптан прививка ясаткан кеше дә авырырга мөмкин, тик авыру җиңелрәк кичереләчәк

Татарстанда прививка ясату кампаниясе башланды. Быел республикада яшәүче халыкның 40 процент өлешен, ягъни 1,5 млн кешене гриппка каршы вакцинацияләү планлаштырыла.

Эпидемиолог быел Татарстанга грипптан барлыгы 1557100 доза вакцина кайтуы көтелүен әйтте. Дмитрий Лопушев билгеләп узганча, вакцинаны кадату өчен иң кулай чор — сентябрь-октябрь айлары. «Прививканы грипп авыруының эпидемиологик күтәрелеш ноктасына кадәр ясатырга кирәк. Вакцинаны соңрак та кадатып була, тик никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак, чөнки прививкадан соң иммунитет 2-4 атна дәвамында формалаша. Хәзер менә җәйге ялдан соң кешеләрнең иммунитеты көчле, организмда витаминнар күп әле. Үтә көчле тын юллары авырулары да күп түгел, шуңа күрә организмның вакцинациягә реакциясе дә җиңел булачак», — дип киңәш итте Дмитрий Лопушов.

Аның әйтүенчә, эпидемия вакытында грипптан прививка ясаткан кеше, иммунитеты барлыкка килгәнче, грипп белән авырырга мөмкин, тик барыбер авыру җиңелрәк кичереләчәк. Эпидемиолог әйтүенчә, грипп белән авыру ноябрь урталарында башланырга мөмкин. Эпидемия, гадәттәгечә, кышкы каникуллардан соң булырга мөмкин дип фаразлана. Дмитрий Лопушов узган елда гриппның авыр формалары белән авырганнар арасында вакцина кадаткан бер генә кеше дә булмавын әйтте.

Хәзерге вакытта республикада ОРВИ белән бәйле вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Авыручанлык дәрәҗәсе эпмидемия бусагасыннан 26 процентка ким. Грипп очраклары теркәлмәгән.

"Татар-информ" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев