Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һинд күрәзәчесе 2023 елга яңа фаразларын әйткән

Дөньяда беренче булып коронавирус киләсен алдан әйткән Һиндстанда яшәүче күрәзәче Абигья Ананд 2023 елга яңа фаразын ишеттергән, дип яза «Кызыл таң».

Егет әйтүенчә, коронавирус инфекциясе беркая да китмәгән, бераздан аның яңа, көчле дулкыны көтелә. Ә икътисад өлкәсендә хәлләр яхшырырга тиеш икән.

Күрәзәче сүзләренә ышансак, алдагы егерме елда кешелек цивилизациясе күп үсеш аспектларында үзгәрешләр кичерәчәк. Яңа технологияләр һәм бәйләнеш системалары кешеләрнең көнкүрешен бөтенләй башка төрле итәчәк.

Бераздан ювелир бизәнгечләргә дә ихтыяҗ бетәргә мөмкин икән, шуңа аларның хакы төшә башлаячак.

Күрәзәче 2023 елда дөньяда ашлык уңышы белән проблемалар булачагын да әйткән. Кайбер илләрдә катаклизмнар да көтелә икән. Абигья һәлакәт кагылмаган илләрне башкаларга ярдәм итәргә чакыра.

Моннан тыш, алдагы ике елда кайбер илләрдә власть үзгәрәчәген дә фаразлый егет. Бу вакыйганы бөтен Җир шары күзәтәчәк.

https://vatantat.ru/2022/12/100917/

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев