Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөҗүм итүче укучыны туктаткан Түбән Кама лицее җыештыручысына 500 мең сум түләячәкләр

Түбән Каманың 37 нче лицеенда укучы һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән Алсу Әнәсәовага 500 мең сум түләячәкләр.

 Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткән, дип яза Татар-информ.

Ул билгеләп үткәнчә, Алсу Әнәсова гамәлләре нәтиҗәсендә һөҗүм итүченең игътибарын читкә юнәлтү мөмкин булган, бу исә җитдирәк нәтиҗәләргә юл куймаган. Беляев зыян күрүченең хәле тотрыклы һәм аның тормышына куркыныч янамый, дип өстәде.

Ул ассызыклаганча, мәктәп хезмәткәрләре бу куркынычка оператив рәвештә җавап биргәннәр: директор урынбасары радио аша тревога игълан иткән, укытучылар һәм укучылар кабинетларга кереп яшеренгәннәр, ишекләрне бикләп куйганнар һәм махсус хезмәтләр килгәнче куркынычсыз урыннарда калганнар.

Исегезгә төшерәбез: инцидент 22 гыйнварда булды: 7 нче сыйныф укучысы лицейга пычак алып керә һәм техник хезмәткәрне яралый, шуннан соң сигнал җайланмасыннан атып, үзе дә зыян күрә. Яшүсмерне Росгвардия тоткарлый, хәзер ул хастаханәдә ята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев