Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Людмила Аланлының Казанда иҗат кичәсе узды (+фотолар)

Ул бүгенге көндә Әлмәттә яшәсә дә, безнең күңел аны Федотовкадан дип кабул иткән, бу шулай булып калыр да.


 Күптән түгел Казанда, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Людмила Аланлының иҗатына багышланган “Күңелемә кояш элдем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узган.

“Мондый югары дәрәҗәдә иҗатыма багышланган кичәнең булганы юк иде әле. Оста, талантлы артистлар белән очраштым, аралашу бәхетенә ия булдым. Алар шундый сәнгатьле итеп шигырьләремне сөйләделәр. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен айлыклары узып тора. Иҗат кичәмне үткәрергә дип, планга кертеп куйганнар иде. Җылы хисләргә төренгән кичә бер сулышта узды да китте. Ялыктырмады да, аз да булмады. Мин бик шат”, - дип сөйли Людмила үзе бу хакта.

Кичәне К.Тинчурин театры артистлары: Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов алып барган. Шулай ук биредә Олег Фазылҗанов, Айдар Фатхрахманов, Оксана Дмитриева, Игорь Дмитриев, шагыйрә Илсөяр Иксанова катнашкан. Лениногорскидан Әлфия Низамовага да әле кичәдә катнашу насыйп булган. Федотовкадан туганы Маргарита Степанова барган.

Билгеле булганча, Людмила ханым язучы Гәрәй Рәхимнең иҗатын һәрвакыт танытып тора. Аның шигырьләренә көйләр иҗат итә. Бу кичәдә дә Гәрәй абыйны искә алганнар, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. "Кичәдә Гәрәй Рәхимнең сүзләренә язылган “Син аңларсыңмы икән?” җырының премьерасы булды”, - ди Людмила. Әлбәттә, җырны ул үзе башкарган. Шулай ук кичә барышында шагыйрәнең иҗат җимешләренә яңа язылган җырлар тәкъдим ителгән. 

Юрий Гордеев “Синең өчен” шигыренә көй язып, Олег Фазылҗанов аны беренче тапкыр тамашачыга җиткергән. 

Людмила Аланлының керәшен халык җыруларын башкаруы тамашачы күңеленә хуш килгән. Соңыннан  “Керәшен карендәшләрем” җыры белән тәмамланган.

“Вероника Степанова, Иван Пугачев та бик матур итеп шигырьлремне сөйләделәр. Тулай торакта бергә дус булып яшәгән иптәш кызларымның да кичәгә килүе ямь өстенә ямь булды. Халыкка иҗатым кирәк, иҗатымны яраталар, димәк, алга таба да иҗат эшен дәвам итәргә дип зур хис-тойгылар белән кайттым”, - ди Людмила ханым.
 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында укыгыз.

Фотолар: https://vk.com/ccemelyanova

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев