Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Мөхәммәт Сәфәргалиевнең Казанда китаплары тәкъдим ителде

Ул тормышын фәнгә багышлаган.

Лениногорск районы күренекле шәхесләргә бай, шуларның берсе – тарих фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиевның тууына – 120 ел.

Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «М. Сәфәргалиев тикшеренүләре һәм аларның хәзерге фән өчен әһәмияте» халыкара фәнни конференция кысаларында галимнең фәнни мирасын һәм тормыш юлын ачучы өч басманы тәкъдим итү чарасы узды.

Әлеге чарада Лениногорск районы вәкилләре: галимнең туганы – 6нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Хәкимова һәм Мәгариф идарәсе методисты Римма Сафиуллина катнаштылар.

Гөлназ – тумышы белән Мөэмин-Каратай авылыннан. Аның әтисе ягыннан бабасы белән Мөхәммәт әфәнде – икетуганнар. 

Шулай ук әлеге чарада Татарстан галимнәре, тарихчылар һәм Мөхәммәт Сәфәргалиевның Мәскәүдән кайтканы туганы – Тәнзилә Сәетгазина катнашканнар. 

“Мин бу чарада аерым бер дулкынлану белән катнаштым. Туганыбыз Мөхәммәт Сәфәргалиевның хезмәтләре бүгенге көндә актуальлеген югалтмавы – сөенечле күренеш. Ул – тарих фәннәре докторы, профессор”, - ди Гөлназ Хәкимова.

Чарада өч китап тәкъдим ителә, китапларның берсе – Тәнзилә Сәетгазина тарафыннан әзерләнгән, Сәфәргалиевнңы тормыш һәм иҗат юлы турында, икенчесе галимнең хезмәтләре буенча, аларны яңартып бастырганнар, “Татарлар тарихы буенча хезмәтләр” (“Труды по истории татар”) дип атала, өченчесе – галимнең хезмәтләрен өйрәнүче Р.Нәбиев авторлыгында “М. Сәфәргалиев: тормыш һәм фәнни мирас” (“М. Сафаргалиев: жизнь и научное наследие”).

Тарих өлкәсенә зур өлеш керткән якташыбыз 1906 елда Мөэмин-Каратай авылында Гарифулла белән Бәрирә гаиләсендә беренче бала булып туа. Әтисе гади игенче, әнисе Урмышлы авылыннан укымышлы гаиләдән була. Балаларын да кече яшьтән үк укырга-язарга өйрәткән. Мөхәммәттән соң гаиләдә тагын 4 бала туа: Гали, Минзифа, Лотфулла, Габбас.

Мөхәммәтнең фамилиясе – Шәрифуллин. Сәфәргалиев фамилиясенә әйләнү тарихын Гөлназ Хәкимова сөйли.

“Мөхәммәт Мөэмин-Каратай мәктәбенең 4 еллык мәктәбен тәмамлый. Аннары ачлык еллары башлана. Бәрирә абыстайның бертуган энесе – Нургата Сәфәргалиев, аң-белем тарату максаты белән Урта Азиягә җибәрелә. Гарифулла агай белән Бәрирә абыстайның үтенечен искә алып, 1921 елда үзе белән 15 яшьлек Мөхәммәтне һәм 11 яшьлек Галине дә алып китә. Үзенең дә гаиләсе ишле була, шунлыктан ул малайларны интернатка урнаштыра. Малайларны байларга эшкә билгелиләр. Мөхәммәт бер байда сарык көтүе көтә, ә Галине бер куйга сатып җибәрәләр. Мөхәммәт җәберләүләргә түзә алмыйча, качып китә дә Нургата абзыйны эзләп таба. Ул бу вакытта танылып өлгергән шәхес була һәм Мөхәммәтне балалар йортына башлангыч сыйныф укытучысы итеп урнаштыра, үзенең фамилиясен бирә, чөнки эшкә урнашырга Мөхәммәтнең документлары булмый, шулай итеп, документлар ясатып, Сәфәргалиев фамилиясе белән эшли башлый. Энесе Гали Шәрифуллинны байдан кире сатып алалар. Калган туганнары Шәрифуллин фамилиясендә кала”, - дип сөйләде. 

1923 елда Нургата Сәфәргалиев Ташкентка күчкәч, Мөхәммәт 1924-1929 елда төрек халыклары мәгърифәт институтында укый. Шул ук вакытта Таҗик аграр-педагогик университетында белем ала. Аннары рабфакта укыта башлый. Комсомол эше белән шөгыльләнә. Табик аграр-педагогик институтында тарих укыта, укыту эшләре мөдире булып тора. Шул ук вакытта Урта Азия дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 

Соңрак Мәскәүгә килә, биредә Ломоносов исемендәге Мәскәү университетында укуын дәвам итә. 

Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиев 1939 елда «Нугай Урдасы XVI гасыр урталарында» дигән тема буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклый. Шулай Сәфәргалиев тарафыннан олы фәнгә юл башлана. Мәскәүнең Халык комиссариаты Мөхәммәт Гариф улын Мордовия педагогия институтына СССР тарихы укытучысы итеп җибәрелә. Ә 1939 елның февралендә, Саранскка килгәч, кафедра мөдире вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

Саранскта ул булачак хатыны, Лидия Шерстникова белән таныша һәм тормыш корып, игезәк малайлар тәрбияләп үстерәләр.
“Мөхәммәт Сәфәргалиев – 25тән артык фәнни хезмәт авторы. Төп хезмәтләре – “Распад Золотой Орды”, “История народов Поволжья”. Профессор Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиев Мордовия АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән”, - дип сөйләде Гөлназ Җәдитовна.

 Галим 1970 елда 31 декабрьдә вафат була. 

«Китаплар тәкъдим итү чарасына Мәскәүдән туганы – Тәнзилә Сәетгазина да кайткан иде. Тәнзилә апа – Мөхәммәт аганың сеңелесе Минзифа апаның кызы, ул – педагогика фәннәре кандидаты. Абыйсының тормыш юлын тирәннән өйрәнеп, китап язган. Чарада чыгыш ясады, чыгышын Тукай шигыре белән башлады”, - ди Гөлназ Хәкимова.

Тәнзилә ханым Сәетгазина хәзерге буын вәкилләренә галим турында күбрәк мәгълүмат җиткерелсен иде, дигән фикерен җиткергән. 

Шунысын да әйтергә кирәк, Тәнзилә ханым олы яшьтә булуына карамастан – 86 яшь икән, шушы чарага кайта алган һәм әнисенең, абыйсының туган ягы – Мөэмин-Каратайны да күреп киткән.

“Тәнзилә апа берничә көн безнең авылда, әни белән әтиләрдә кунакта булды. Мөхммәт Сәфәргалиевның әтисе безнең авыл зиратында җирләнгән, ул анда барып, мәрхүмнәрнең рухына дога да кылды. Аннары без аны поездга утыртып, озатып җибәрдек”, - ди Гөлназ ханым.

Китап тәкъдим итү чарасында галимнәр Мөхәммәт Сәфәргалиев исемен Лениногорскиның берәр яңа урамына бирергә дигән фикергә килгәннәр. Кем белә, бәлки, киләчәктә Лениногорскида аның исемен йөрткән урам барлыкка килер. Якташ галимебезнең истәлеге саклансын иде. 

Фотолар: Г.Хәкимовадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев