Куакбаш авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен волонтерлык эшчәнлегенә һәм игелекле эшләргә багышланган танып-белү сәгате узды.
Чара барышында мәктәп укучылары “Кем ул волонтер”, “Волонтерлар нәрсә эшли”, “Һәркем волонтер була аламы” дигән сорауларга җавап эзләделәр, шәфкатьлелек турында сөйләштеләр.
Танып-белү сәгатенә аларны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре: Сиринә Мөхәмәтшина һәм Гүзәлия Мифтахова чакырды. Волонтерлар эзләп ерак барасы да түгел: авыл мәдәният йортында махсус хәрби операция солдатларына ярдәм итү өчен филиал эшли, Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтер төркемнең филиалы.
Чара барышында мәктәп укучылары волонтерларның маскировка челтәре үрүләрен, пакетларга чәй тутыруларын үз күзләре белән күрде. Алай гына да түгел, маскировка челтәре үрү эшендә катнашып та карадылар. Волонтерлар аларга бу эшне ничек башлап җибәргәннәрен, кайдан өйрәнгәннәре турында сөйләделәр.
Ә чараны алып баручылар: “Волонтёрлар турында без еш ишетәбез. Аларны күргәнебез дә, ярдәмнәрен тойганыбыз да бар. Һәрвакыт булышырга әзер торучы әлеге активистлар җылы сүз – рәхмәт сүзе өчен үз көчләрен һәм вакытларын кешеләргә ярдәм итүгә багышлый”, - дип аңлаттылар.
Әйе, чыннан да шулай. Әлеге авыл волонтерлары турында даими язып торабыз. Алар күңел кушуы буенча мәдәният йортына килеп, үз теләкләре белән СВОга ярдәм итү эшен алып бара. Алар җибәргән маскировка челтәрләре, күчтәнәчләр өчен солдатлардан рәхмәт сүзләре ишетүе – зур шатлык. Волонтер апалар үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.
Чара ахырында мәктәп укучылары “яхшы эшләр кодексы” исемлеген төзеделәр, ул исемлектә алар көче ярдәмендә башкара торган эшләр дә бар иде, мәсәлән: өйдә булышу, кошларны ашату, дустыңа ярдәм итү, чисталыкны саклауга өлеш кертү.
Волонтёрлык юнәлешләре
Күпләр өчен «волонтёр» сүзе таныш булса да, бераз гына аңлатмага күз салып алу мөһим. Волонтёр булу – ул үз теләгең белән һичнинди керемгә корылмаган иҗтимагый файдалы эш башкару. Волонтёрлык эшчәнлеге индивидуаль яки фикердәшләр компаниясендә башкарылырга мөмкин. Шулай да, проблемаларны күмәк хәл итү яхшырак санала, чөнки бу очракта ярдәм итү өчен күбрәк мөмкинлекләр булдырыла. Нәкъ менә шуның өчен бирегә волонтёрлык эшен бер генә тапкыр катнаша торган акция буларак кабул итүчеләр түгел, ә тулы бер система итеп күзаллаучылар килә.
Нет комментариев