Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз, шагыйрә, композитор Людмила Аланлының яңа клибы дөнья күрде

“Студентлар җыры”на төшерелгән клип ул.

Людмила Аланлы әйтүенчә, клип үзе белем алган Лениногорск педучилищесына, курсташларына багышлана. Ә җырның сүзләрен ул 1999 елның 26 маенда иҗат иткән булган.

“Ул чакта Лениногорск педагогоия училищесының 3 курсын тәмамлаган чак иде. Практика узарга үз мәктәпләребезгә кайтып киттек, мин – Федотовкага. Укырга да 1 ел гына калды, аннары кайсыбыз кая таралыша бит дигән моңсу хисләр биләп алды да мине, шул хисләр тәэсирендә шигырь язылды. Ә көен 1 елдан соң гына яздым. Җырны исә 2005 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаганда, андагы курсташларым алдында башкардым. Тик ул чакта фонограммасы бик үк сыйфатлы булмады. Шулай итеп җырны сандыкка “салып куйдым” да, ул шунда ятты”, - дип сөйли Людмила җырның язылу тарихы турында. 

Еллар уза, ул җыр язылганга быел – 26 ел, ә Людмила һәм аның курсташларының Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика училищесын тәмамлаганга 25 ел булган. Ә Казан педагогика университетын тәмамлауга – 20 ел. Шул уңайдан ул әлеге җырны янәдән тормышка “кайтарган”, сентябрь аенда чыкты ул.

Җырга аранжировка ясаганнар һәм матур, яшьләрчә җыр килеп чыккан.

“Студент булган кешеләр еллар узса да, күңелләрендә шушы ямьле вакытларны саклыйлар, яшьлекнең матур мизгеле дип әйтәләр. Шулай булгач, бу җыр киң масштабта үз урынын табыр, озын гомерле булыр, дип уйлыйм”, - ди Людмила.

Җырны чыгаргач, озак та узмады, җырга клип та дөнья күрде. Клипны төшерү эше курсташлары белән август аенда очрашканда ук башланган булган инде. Клипта Людмила Лениногорск педучилищесында бергә укыган курсташлары белән очраша. Клипның күп өлеше бездә – Лениногорскида төшерелгән. Шулай ук Казан шәһәре, анда укыган дуслары да бераз кергән. 

Клип төшергәндә, Людмила биюче кызлар белән ярдәм итүне сорап, Лениногорск башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизовага мөрәҗәгать итә. Биюче кызлар – шәһәребездә эшләп килүче “Вверх дном” бию студиясеннән (җитәкчесе Айнур Борһанов).

“Җырлар күп еллар элек язылса да, җырланмыйча торырга мөмкин. Һәрнәрсәнең үз вакыты дигән кебек, җырымның менә вакыты хәзер – 26 елдан соң булган икән”, - ди Людмила Аланлы. 

 

фото: Л.Аланлының шәхси архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев