Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Халисә Ширмән сценарие буенча фильм төшерелде (+ видео)

Фильмны Филология институтындагы «Әллүки» иҗат берләшмәсе студентлары әзерләгән.

 

Сценарий авторы – Халисә Ширмән, ул «Әллүки» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе.

Казан Федераль Университетның «Филология һәм Мәдәниятара багланышлар» институында филология һәм журналистика юнәлешендә укучы 3 курс студентлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалтдинов «Бер мәхәббәт тарихы» дип исемләнгән фильм төшерде. Фильм «Әллүки» иҗат берләшмәсенең «Дөрес булмаган шагыйрьләр илендә» дигән кичәсендә тәкъдим ителде

«Фильм теләсә кайсы очрашуның кешене үзгәртә алуы турында. Бу фильмда да кыз егетнең шигырен ишетмәгән булса, алар киләчәктә очраша башламаслар иде. Бәлки фильмны караганнар өчен бер егетнең кыз тарафыннан кире кагылуы темасы тапталган кебек тоелыр, күпләр «кыйммәтле автомобиль булгач кына егетне яратып була», дип тә уйларга мөмкиннәр. Әмма минемчә, шагыйрьне шигырь өчен, шахтерны эштән соң битендә калган күмер өчен дә яратырга була, кирәк!» – дигән фикерен җиткерде Ильяс Хаҗиев. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/kfu-studentlary-ilyas-xaiev-ham-ainur-amaltdinov-kyska-metrazly-film-takdim-itte-5870347

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев