Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якынлашып килүче бәйрәм белән, руль артында утыручы ир-егетләр!

Лениногорскиның ЮХИДИ хезмәткәрләре ир-егетләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән үзенчәлекле итеп котлады.

Лениногорск шәһәренең бер урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында утыручы ир-егетләрне туктатып, аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, открыткалар бирделәр. 

Бу чара “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде.  Ир-егетләргә, шулай ук, “Единая Россия” дип язылган яктылык кайтаручы элемент – браслетлар һәм автомобиль ароматизаторы тараттылар.  

Ул көнне ир-егетләр генә түгел, машинада баручы, рульдә булган хатын-кызларны да туктаттылар. Алар барысы да әни кешеләр иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина эчендә махсус кресло барлыгын да тикшерде.  Ә балаларга буягычларны  “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова тапшырды.

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев