Яңа 1000 һәм 5000 сумлыклар чыга
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа 1000 һәм 5000 сумлыклар чыга

Октябрь аенда 1000 һәм 5000 сумлык яңа кәгазь акчалар чыга, дип сөйли Үзәк банк рәисе урынбасары Сергей Белов.

«Яңа 100 сумлыклар белән чагыштырганда, 1000 һәм 5000 сумлыкларда саклагыч элементлар күбрәк булачак. Зуррак акчаның саклагыч элементлары да катлаулырак», — дип аңлаткан ул.

Аның әйтүенчә, 1 мең сумлык акча — Идел буе федераль округына, 5 меңлеге —Урал федераль округына багышланган. Банкнотларның төсе сакланып кала.  Алар, таныштыруга багышланган матбугат конференциясеннән соң, банкларга тапшырылачак.

"В.Т." сайтыннан

Фото: татар-информ


Нет комментариев