Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Яңа гасыр” каналы шагыйрь Таһир Шәмсуаров иҗаты буенча тапшыру әзерли

Лениногорск районына ТНВ каналыннан тапшыру төркеме килде.

ТНВ каналының “Әдәби хәзинә” тапшыруы төркеме Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, шагыйрь, “Чишмә” әдәби берләшмә җитәкчесе Таһир Шәмсуаров иҗаты буенча тапшыру әзерли. 

25 сентябрьдә тапшыруны әзерләүче төркем Лениногорскига килде. Иң башта 11нче гимназиядә “Чишмә” берләшмәсе вәкилләре белән таныштылар, аралаштылар. 

Шәмсуаров кыскача әдәби берләшмәнең алдагы планнары белән таныштырып үтте. Быел Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсенә – 65 ел. Берләшмә юбилейны зурлап уздырырга җыена, ул ноябрь аенда булачак.

Таһир Шәмсуаров балалар белән эшләүче шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты гимназия укучыларына да таныш. 11нче гимназиядә эшләп килүче “Чишмәкәй” түгәрәгенә йөрүче кызлар-малайлар язучының шигырьләрен ятлаган, шулай ук үзләре дә иҗат иткәннәр. Аларны да сөйләделәр.

Түгәрәк җитәкчесе Венера Сәмигуллина яшь иҗатчыларның Таһир Шәмсуаров белән тыгыз эшләвен билгеләп үтте. Очрашуда гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина катнашты.

Аннары тапшыру төркеме Яңа Иштирәккә – шагыйрьнең туган авылына, төп нигезгә юл алды. Соңгы тукталыш – Мөэмин-Каратайда, шагыйрь яшәгән авылда булды. 

Тапшыру ноябрь аенда күрсәтелергә тиеш. Төгәл вакытын хәбәр итәрбез.

Розалия Мостафина

автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев