Яңа Иштирәк авылында «Авылым гүзәллеге» марафонында җиңүче һәм финалистларны Казаннан килеп бүләкләделәр (+фотолар)
Зур бәйрәм булды Яңа Иштирәктә
Районыбызның Яңа Иштирәк авылында Интернет челтәрендә 21 көн дәвамында барган «Авылым гүзәллеге» марафонында җиңү яулаган һәм финалист исменә лаек булганнарны Казаннан килеп бүләкләделәр, авыл мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.
Әлеге «Авылым гүзәллеге» проекты Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырылган. Проектның максаты - татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру. Катнашучылар 21 көн дәвамында авыллары турында язмаларны фотолар белән социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Шулай ук авыл тарихы, авыл шәхесләре, истәлекле урыннары турында язарга кирәк иде.
Быел бу марафонда туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган 216 кеше катнашкан. Белгечләр, экспертлар бәяләгән дә, барлык эшләр арасыннан 169 кешене 6 тематик юнәлештә проектның финалисты һәм җиңүчесе буларак билгеләгәннәр.
Безнең Лениногорск районыннан 11 кеше җиңүче һәм финалист булды.
Мөэмин-Каратай авылы - Таһир Шәмсуаров - ҖИҢҮЧЕ
Урмышлы авылы - Айгөл Хәбибуллина - ҖИҢҮЧЕ
Яңа Иштирәк авылы - Зөлфия Вәлиәхмәтова - ҖИҢҮЧЕ
Яңа Иштирәк авылы - Газинур Гыйләҗев - ҖИҢҮЧЕ
Зелёная Роща авылы - Илсөяр Салахова - финалист
Мөэмин-Каратай авылы - Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова - финалист
Урмышлы авылы – Гөлия Замалеева (Габидуллина) - финалист
Сарабиккол авылы - Бүләк Бакирова - финалист
Сугышлы авылы - Сиринә Галимова - финалист
Түбән Чыршылы авылы - Алсу Муллагалиева - финалист
Яңа Иштирәк авылы - Әлфия Сөләйманова - финалист
Күргәнегезчә, катнашучыларның күбесе – Яңа Иштирәктән. Әлеге проектны оештыручылар Казаннан, авылга килеп бүләклибез дигәч, Яңа Иштирәк авылы бүләкләү урыны итеп сайланган һәм биредә тантана узды. Яңа Иштирәккә килгәнче алар Сарабиккол авылында булды.
Казаннан “Авылым гүзәллеге” интернет-проектына нигез салган Раил Гатауллин һәм шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәсимә Гарифуллина килде.
Раил Гатауллинны лениногорскилылар “Әдәби марафон” аша да белә. Ул шулай ук "Белем.ру" порталы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкарма директоры, программист, шигырьләр яза, күп кенә интернет-проектлар авторы.
Кунакларны Яңа Иштирәк мәдәният йортында гармун көйләре белән каршы алдылар. Аннары мәдәният йорты сәхнәсендә сәламләү, бүләкләү һәм ял концерты узды.
Кунакларны һәм Яңа Иштирәк мәдәният йортына күп булып җыелган халыкны шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова, Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова сәламләде. Алар марафонда катнашучы якташларга авылларны таныткан өчен рәхмәт белдерделәр.
Оештыручы Раил Гатауллин әлеге проект тарихы турында, әдәби марафон турында сөйләде. Аннары бүләкләү барышында җиңүчеләргә һәм финалистларга Дипломнар, китап, журнал тапшырдылар.
- Мин язу, сәнгать эшеннән бөтенләй читтә булганга, башта шикләнебрәк кенә яздым. Болай язсаң килешерме икән, бу фикерне ничегрәк әйтим икән дип борчылдым. Ә бер яза башлагач, бу проект эченә кереп киттем. Авылдашым Газинур белән һич кенә дә ярышу булмады, киресенчә, без бер-беребезгә ярдәм итешеп, язмадагы җитешмәгән урыннарны тулыландырып, бердәм булып яздык, - ди җиңүче Зөлфия Вәлиәхмәтова.
Язманың тулы вариантын “Заман сулышы” газетында укый аласыз, киләсе атнада.
Розалия Мостафина фотолары















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев