Җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау өчен Яңа Иштирәкнең өлкән кешесе Бәдриямал әби Хәмзина сайлау участогына килеп тавыш бирде.
Ул – Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне. Тиздән, ноябрь аенда аңа 95 яшь тула. Шулай булса да, ил-көн яңалыклары белән танышып, барысын да белеп тора.
“Без – элек-электән сайлауларны калдырмыйбыз. Бүген дә зур вакыйга, сайлау көне. Кызым белән килдем. Илләрдә тынычлык булсын”, - ди ул.
Яңа Иштирәк сайлау участогында сайлауга килүчеләр өчен концерт оештырылган иде, халыкны коймак һәм чәй белән сыйладылар.

Нет комментариев