Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын күзәтчелегенә - 95 ел. Шул уңайдан, балалар рәсем бәйгесендә катнашты

Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгы уңаеннан Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге балалар арасында рәсем бәйгесе игълан иткән иде. 26 нчы сентябрьдә бәйгегә йомгак ясап, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Мондый бәйгеләр, балаларга җитди нәрсәләр турында -үз телләрендә аңлатып бирү максатыннан чыгып үткәрелә, әлбәттә.  Жюри хөкеменә мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче 57 баланың эше тәкъдим ителде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Дамир Вилданов үткәрде.  

Ул бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Беренче урынга 14 нче номерлы “Родничок” балалар бакчасына йөрүче София Михайлова чыкты, аңа “акыллы сәгать” бүләк иттеләр.

Икенче урынга 23 нче балалар бакчасына йөрүче Дмитрий Чернов лаек булды, ә өченче урынны 31 нче бакчадан Тимур Мухтасаров алды.

Алар да бүләксез калмады, билгеле. Бүләкләү барышында Дамир  Вилданов барлык малайларга һәм кызларга тырышлык, осталык- талантлары өчен, ә мөгаллимнәренә- аларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүләре өчен, аерым рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев