Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь әниләр өчен эш атнасын кыскартырга телиләр

18 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар өчен эш атнасын кыскартырга тәкъдим итәләр.

Закон проектының авторлары ЛДПР партиясе депутатлары. Әлеге инициативаның максаты - ике һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләргә үз теләкләре буенча файдалана алырлык күбрәк буш вакыт бирү.

Партия рәисе Леонид Слуцкий әйтүенчә, әниләр югары хисси һәм физик күнегүләр кичерә. Нәкъ менә шуңа күрә россиялеләргә балалар белән шөгыльләнә алырлык шартлар тудырырга кирәк. Соңыннан бу балаларның сәламәтлегенә, шулай ук гаиләнең һәм тулаем илнең киләчәгенә уңай йогынты ясый, дип саный спикер.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев