“Яхшылык - яхшылык булып, кире әйләнеп кайта”
Үзләрен тәрбиягә алган гаиләдә тормыш иптәше белән бергә гомер итүче Рәйсә апа бу сүзләрне хак дип саный.
Җылы өй учагы өлкән яшьтәге кеше өчен аеруча мөһим. Караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алу буенча махсус проект 2017 елдан эшли башлаган иде.
Бүгенге көндә республикада, олыгаеп ялгыз калган кешеләрне үз канаты астына алган 35 гаилә бар. Тәрбиягә алган гаиләләрдә беренче группа инвалид булучы – 14, икенче группа инвалид булган – 11 һәм 4 – өченче группа инвалид булучы, тагын 7 инвалид булмаган өлкән яшьтәге кеше яши. Шул гаиләләрнең берсе – Лениногорск районының Үрнәк авылында.
Рәйсә апа кунаклар каршылый
Лениногорск халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “көмеш волонтер”лары, шушы үзәкнең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Луиза Ризванова белән берлектә, Үрнәк авылына, гаиләгә тәрбиягә алынган Рәйсә ханым Госман кызын, якты гомер бәйрәме – 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә килгән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәйсә апаның актив, хәрәкәтчән, кешеләр белән чын күңелдән аралашуына күз тимәсен. Социаль яклау бүлегеннән аларның хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән тәбрикләр өчен, беренче генә килүләре түгел. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, хәтта бәләкәй генә концерт программасы белән, алар Рәйсә апаның тормыш иптәше – Искәндәр аганы котларга килгәннәр иде. Волонтерлар өлкән яшьтәге гаилә өчен күңелле концерт программасы күрсәтте. Хәл-әхвәлләрен сорашып, хәтирәләр тыңлады. Рәйсә апа белән Искәндәр ага икесе дә сугыш чоры балалары. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына дөньягә килгәннәр. Сугыштан соңгы бик авыр, ач-ялангач заманнарда үскәннәр.
Искәндәр Габбас улы үз вакытында армия сафларында хезмәт иткән кеше. Аларның гаиләнең стажы да 61 ел. Яшь егет Искәндәр хәрби хезмәткә киткәнче үк өйләнеп, Рәйсәне үз өйләрендә – әти-әнисе янында калдырып киткән.
Өлкән яшьтәге кешеләрне үз җылы канаты астына сыйдыручылар – өйдә социаль ярдәм күрсәтүче Эльвира Сафина. Баштарак Эльвира ханым берничә ел рәттән аларга өйләрендә социаль ярдәм күрсәтеп йөргән. Әмма аларның дуслык-танышлыклары бик күп еллар элек башланган.
“Мин Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туып-үстем. Рәйсә апа белән Искәндәр абый безнең күршеләр иде. 1986 нчы елда без бергәләшеп утырып сөйләштек тә, уртак фикергә килдек. Аларның гаиләсе һәм безнең гаилә бергәләшеп, Лениногорск районының Үрнәк авылына күченеп килдек. Ул вакытта авыл “Глазовский” совхозына керә иде. 1978 нче елда оешкан бу совхозда маллар үрчетү һәм симертү белән шөгыльләнә иделәр. Эш бар, торырга урын да була дигәч, җыендык та чыгып киттек. Дөрестән дә, торак та, эш тә булды. Рәйсә апалар белән торуыбыз да янәшә генә булгач, дуслашып кына түгел, иң якын туганнар сыман яшәдек”, - ди Эльвира Сафина.
Туган авылларыннан бергә күченеп килгәч, Үрнәктә дә күршеләр булып яшәгәч, билгеле, алар бер-берсенә туганнардан да якынрак кешеләргә әверелгәннәр. Рәйсә апа белән Искәндәр аганың үз балалары булмаган. Алар күңелләренең бөтен җылысын Эльвира ханымның улы Рамил белән кызы Миннегөлгә биргән.
“Үзебезнекеләр, шуның белән нокта”
“Балалар да аларны икенче әби-бабалары итеп, яратып-үз итеп үстеләр. Шулай булмаслык та түгел, Рәйсә апа белән Искәндәр абый гади күршеләр генә булып калмадылар. Балалар үскәндә әби-бабайларның ярдәменнән башка гына булмый. Мин үзем дә гомерем буе кайнанам белән яшәдем. Кайнанамның да каядыр китеп торган яки авырып торган чаклары булды. Шундый очракларда мин тыныч күңел белән, балаларымны күршеләрем карамагына калдыра идем. Хәзер инде улым да, кызым үз гаиләләре белән яшиләр. Дүрт оныгыбыз бар. Кечкенә бала әти-әнисе ни эшләсә, шуны эшли бит. Оныкларыбыз Рәйсә әбиләре белән Искәндәр бабаларының кырыеннан да китмиләр. Бу әби белән бу бабай – аларныкы, башкача балалар кабул да итә алмый. Әле бәйрәм көннәрендә кайтып, бөтен дөньяны шау-гөр китереп, Искәндәр бабаларын тәбрикләп, Рәйсә әбиләренең “секретный” рецепт белән пешергән манный кабартмалары белән сыйланып киттеләр”,- дип уртаклаша Эльвира ханым.
Рәйсә ханым шикелле үк, Эльвира да ачык күңелле, тормышны яратучы кеше. Балаларының әтисе – тормыш иптәше Гамил, яшли вафат булган. Әмма язмыш сынауларына бирешмичә, Эльвира ханым балаларының киләчәге өчен тырышкан. Шушы авыр вакытларда, аның иң беренче булып кайгысын уртаклашучы, ярдәмгә килүче – күршеләре булган, билгеле. Искәндәр ага белән Рәйсә апа, Эльвира ханымның барлык якын кешеләре өчен, үз туганнарына әверелгән. Бүгенге көндә аның иң ныклы таянычы булган Насыйх Һадиевич исә, ир-ат көче кирәк булган авыр эшләрдә дә, башкаларында да, өлкәннәрне үз ярдәменнән калдырмый.
Уртак фикергә бергәләшеп килгәннәр
“Рәйсә апа белән Искәндәр абыйны бөтенләй үз гаиләбезгә тәрбиягә алу турында, балаларым, якын кешеләрем белән уртага салып сөйләштек. Бу бик җитди, тәвәкәллек, киң күңеллелек, үз-үзеңә ышаныч таләп итә торган адым. Олы яшьтәге кешеләрнең язмышын үз кулыңа алып, аларны тормыш өчен уңайлы, кирәкле булган барлык нәрсәләр белән тәэмин итү дигән сүз. Моның өчен физик көч тә, җан җылысы да җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш”,- ди Эльвира Сафина.
“Без бу гаиләне бик хөрмәт итәбез. Эльвира Шәриповна, авылда караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүче социаль хезмәткәр иде. Һәркемгә җылы сүз таба, ачык йөзле, аның кебек кешеләр турында халыкта “йөзе белән туйдыра” диләр”,- ди, Үрнәк авыл җирлеге башлыгының урынбасары Роза Галимова.
Искәндәр ага да, Рәйсә апа да үзләренең тормыштан канәгать булуларын яшермиләр. “Яхшылык һәрвакыт яхшылык булып әйләнеп кайта. Тормышыбызда ярдәмчебез Эльвира булуына без бик шат. Эшләгән изгелекләребезнең үзебезгә әйләнеп кайтуы шулдыр инде”,- ди Рәйсә апа.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев