Язылышмыйча яшәгәндә җыелган байлык уртак милек булып саналачак?
Дәүләт Думасы депутатлары (ЛДПР) гражданлык никахы белән яшәгәндә җыйган байлыкны уртак милек дип танырга тәкъдим итте.
Киләсе атнада әлеге проектны парламентның түбән палатасында караячаклар, дип белдерде партия лидеры, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Леонид Слуцкий. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, Гаилә кодексына төзәтмәләр язылышмыйча яшәгәндә туган балаларның хокукын якларга ярдәм итәчәк. «Статистика буенча, ЗАГС органнарында теркәлмәгән парлар саны ел саен арта бара. Хәзер якынча һәр дүртенче-бишенче бала никахтан тыш дөньяга килә. Олылар алга таба ничек яшәргә (бергәме, әллә аерыммы) икәнен үзләре хәл итә ала, әмма балалар лаеклы яшәү дәрәҗәсен сакларга тиеш», - дип искәртте сәясәтче үзенең телеграм-каналында.
Слуцкий билгеләп үткәнчә, мондый мөнәсәбәтләрдә барысы да ышанычка гына нигезләнгән. «Бик сирәк очракларда, нигездә, суд аркылы гына милек гадел итеп бүленә. Бергә яшәгәннәр, балалар тәрбияләгәннәр, бергә байлык туплаганнар икән, димәк, барысын да тигез итеп бүләргә кирәк», - дип искәртте ул.
Агентлыкта билгеләп үтүләренчә, бергә яшәү факты, шулай ук уртак бала һәм хуҗалыкның булуы милекне уртак дип тану өчен нигез булырга тиеш.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев