Җиде яшьлек малай кар астында калып һәлак булган
Ульяновск өлкәсенең Яңа Майна бистәсендә җиде яшьлек малай кар астында калып һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Якынча версия буенча, 15 февральдә көндез малай ишегалдында уйнап йөри. Шул чакта ул кар астында кала һәм тончыгып һәлак була.
Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, малай нәни энесе белән урамда уйнап йөргән. Балалар кар астында тоннель казыган. 7 яшьлек малай шунда кереп яткан, өстенә кар ишелеп төшкән.
http://Тулырак: http://tulachi.ru/news/v-respublike/ide-yashlek-malay-kar-astynda-kalyp-lak-bulgan
https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев