“Игелек десанты” Лениногорск Балалар йортына төште
ҖӘМГЫЯТЬ

“Игелек десанты” Лениногорск Балалар йортына төште

Акция бөтен ил буенча үткәрелә торган Көтелмәгән игелек көненә багышланган иде.


Акцияне “Бердәм Россияне”нең Яшь гвардиячеләр активистлары үткәрде.

Балалар янына ак аю килде, ул барлык балаларны кочаклап чыкты.

Балалар белән викторина оештырылды.Кызлар һәм малайлар әйләнә-тирәне һәм әкиятләрне белүләрен исбатлап күрсәтте. Аннан командаларга бүленеп, картиналар җыю буенча ярыштылар. Монда дуслык җиңде.

Кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Балаларга бүләкләр өләштеләр.

 

 


десант доброты игелек десанты Лениногорск балалар йорты

Нет комментариев