Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар: “Телеңне йотарсың” бәйгесе

Тынгы белмәс уңган хатын –кызларыбыз өчен “Заман сулышы “ газеты сайтында бәйге игълан итәбез. Ул көтмәгәндә кунаклар килеп төшкән очракта, бик тиз һәм бик тәмле итеп пешерелә торган сыйлар бәйгесе-“Телеңне йотарсың” дип атала.

18 нче июньнән 18 нче августка кадәр, үзегез әзерли торган ризык турында кыскача язма һәм фотосүрәтегезне 8 953 499 02 97 Ватсапп номерына җибәрегез. Сезнең фотогыз һәм язмагыз “Заман сулышы” газетында, сайтында һәм инстаграмында басылып чыгачак. Җиңүчеләрне “Заман сулышы” сайтында тавыш бирү ачыклаячак. Тавыш бирү 21нче августтан 23 нче августка кадәр дәвам итәчәк.

 

Иң беренче булып бәйгене башлап җибәрүче Райфә Җиһаншина.

 

Райфә ханым үзен “Кабаклар фанаты” дип йөртә. Аның иң яратып пешергән ризыгы- төрле җиләк-җимеш, ярма кушып пешергән кабак бәлеше. Ул пешергән бәлешләрнең даны үз йортларында гына түгел, хәтта микрорайонга таралган. “Мин бу ризыкны тиз генә пешерү өчен, кабакны алдан турап туңдырып куям, бәлеш тышы өчен суыткычта булган нәрсәләрне файдаланам: сөт яки бераз каймак, ак май да, сыек май да ярый –әллә ниләр эзләп мәшәкатьләнмим. Балаларым-оныкларымның, дусларым-туганнарымның яраткан ризыгы. Кайчагында үзләре сорап та пешертәләр.” Бакчабызда төрледән-төрле сорттагы кабак үстерәм, былтыр гөмбә сыман мини кабаклар үрчеттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев