Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илдус Камалов - татар халкының көй-моңнарын гармун телләре аша таратучы

“Үз милләтеңнең телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белү – ил тарихын белү белән бер ул,- ди Лениногорскиның милли мәдәнияте өчен янып яшәүчеләрнең берсе булган Илдус Камалов.

 – Әгәр дә без балаларыбызда югары әхлакый мәдәният, игелеклелек, үз-үзебезгә, башка милләт кешеләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә телибез икән, без халык мәдәнияте-милли тәрбия турында даими истә тотарга, моның буенча эш алып барырга тиеш.

 Илдус Камалов исә, үз чиратында, балаларның телне бозып сөйләшүләренә борчылуын әйтә. “Бар шундый әти-әниләр, гаиләдә үзебезнең туган телдә аралашсак, балабызга мәктәптә, урамда иптәшләре белән аралашырга кыен була дип куркалар.  Ә чынбарлыкта исә, барысы да киресенчә, бала ана телендә дә, рус телендә, яки башка телдә дә сөйләшергә өйрәнеп үсә”, - ди ул. 

“Минем теләгем шундый, балалар туган телләрендә генә сөйләшеп, башка телләр турында онытуларын теләмим. Әмма ана телендә матур итеп аралаша белсеннәр өчен тырышам. Районнар буенча мәдәни чаралар оештырып йөргәндә дә боларга нык игътибар итәм”, -  ди Илдус Камалов.

Без сакламый, кем сакласын

Лениногорск  шәһәренең микрорайоннарында яшәүчеләр Илдус Камаловны татар  халкының көй-моңнарын гармун телләре аша халыкка таратучы буларак беләләр. Аның  баянчы  һәм  искиткеч матур тавышлы  җырчы гына түгеллеген, бәлки белмәүчеләр дә бардыр.  Ул  уйнап-җырлап кына калмый, гореф-гадәт, милли йолаларны саклап калу буенча эшли. 

Үзенең иҗат төркеме белән Илдус Камалов район авылларының мәдәният йортларына да матур концерт программалары белән килә. “Шунысы бик борчый – халык клубларга  аз йөри. Авыл өчен клуб –  әһәмиятле урын бит ул. Монда гөрләп җыелышлар үтәргә, авыл яшьләре, бала-чагасы концертларда катнашырга, түгәрәкләр булырга тиеш. Авыл клубы шаулап торырга, мәдәният-сәнгать эше белән мәшгуль булырга тиеш. Хәзерге заманда сәхнә өчен нинди генә аппаратура юк. Ул элек,  без яшь чакларда бәйрәмнәрдә чыгыш ясаганда, җилкәгә аскан гармуннан башка бернәрсә дә юк иде. Бүгенге көндә гүр иясе булган, Лениногорскиның талантлы үзешчән композиторы һәм җырчысы Александр Володин белән без шулай, икәүдән-икәү шәһәр бәйрәмнәрендә дә чыгып баса идек”, - ди Илдус Камалов. 

"Күптән түгел генә станция клубында “Кич утыру” үткәрдек. Мондый аралашу чаралары безнең әби-бабаларыбызның яшь чагыннан килгән, бәлки аннан да элегрәктер әле. Кич утырганда хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгән, җыр-биюләр дә шуңа катнашып киткән. Мондый йолалар, беренчедән,  кул эшләренә өйрәтсә, икенче яктан күңелле аралашу булган. Беренче кич утыруыбызга бик күп кеше килмәдекилүен, әмма өметне өзмибез, иң мөһиме-ярты юлда тукталып калмаска”, - ди Илдус Камалов.

 

 Автор: Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев