ҖӘМГЫЯТЬ

Илсур Һадиуллин Татарстанның 10 көллият педагогына торак сертификатлары тапшырды

Торак сертификатлары педагогларга быелдан бирелә башлады.

Казан педагогия көллиятенең 150 еллыгына багышланган тантаналы чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 10 укытучысына торак сертификатлары тапшырды.

"Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән "Торак сертификаты" дигән грант гамәлгә куелды. Быел республикадагы 350 педагог миллион сум акча алачак. Алар арасында урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары да бар", – дип сөйләде журналистларга Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Бүген торак сертификатын Казан төзелеш көллияте, Казан радиомеханика көллияте, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, Түбән Кама политехника көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, Арча педагогия көллияте, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Буа ветеринария техникумы, Лениногорск нефть техникумы, Кукмара аграр көллияте педагоглары алды.

Торак сертификатларын педагоглар быелдан ала башлады. Ел саен алар 50 яшькә кадәрге һәм кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булган укытучыларга һәм тәрбиячеләргә биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дигән статус булу һәм грант бирелгәннән соң Татарстандагы мәгариф учреждениеләрендә биш ел эшләү мәҗбүри.

татар-информ


Нет комментариев