Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илсур Метшин янә Казан мэры булып сайланды

Бүген Казан ратушасында үткәрелә торган Казан каласы 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясендә муниципаль берәмлек башлыгы - Казан мэры яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Илсур Метшин 50 депутатның 46сы катнашындагы тәүге сессиядә 40 тавыш җыеп, янә мэр булды. Аңа 3 нче чакырылыш Думасы рәисе вазифасы йөкләнде. Дума шул...

Бүген Казан ратушасында үткәрелә торган Казан каласы 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясендә муниципаль берәмлек башлыгы - Казан мэры яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Илсур Метшин 50 депутатның 46сы катнашындагы тәүге сессиядә 40 тавыш җыеп, янә мэр булды. Аңа 3 нче чакырылыш Думасы рәисе вазифасы йөкләнде. Дума шул хакта карар кабул итте.
Искәртеп үтәбез: "Бердәм Россия" фракциясе Илсур Метшинны, "Гадел Россия" партиясе фракция җитәкчесе Рушания Билгилдиеваны, КПРФ фракция җитәкчесе Алексей Серовны шушы вазифага тәкъдим иткән иде.
Р. Билгилдиева белән А.Серов өчен 3әр депутат тавыш биргәнлеге игълан ителде.
Казан мэры буларак Илсур Рәис улы Метшин Казан үсеше бәрабәренә вазифасында намус кушканча эшләргә, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, шәһәр Уставы таләпләрен үтәргә, шәһәрнең күп милләтле халкы мәнфәгатьләрен, кешеләр һәм гражданнар хокукларын якларга якларга ант итте, аңа мэр билгесе тапшырылды. Яңа формалашып килгән шәһәр Думасының тәүге сессиясендә катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан һәм аның башкаласы, тулаем ил үсеше өчен алып барыла торган эшләрне арттыруда уңышлы эшчәнлек теләде.
"Тавыш бирү вакытында депутатларның бердәмлек күрсәтүе Казан җитәкчелегенең алга таба эшчәнлеге нигезе булып тора. Сезнең мөмкинлекләрегез-куәтегез зур, күп нәрсә эшләрлегегез бар. Сез алдагы срокка үзегезгә олы йөкләмә алдыгыз. Татарстанлылар яңа үрләр яулавыгызны көтә", - дип Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймимев тантанада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильсур метшин