Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илсөябезгә Шөгернең нефть музее бик ошаган (фото)

Шөгер нефть музееның (ШНБЗ) социаль челтәрдәге төркемендә пәйда булган мәгълүмат буенча шушы көннәрдә аларда Илсөя Бәдертдинова кунакта булган. Алар бер төркем белән музейны караганнар, шулай ук мактаулы кунаклар өчен махсус китапта үзенең кичерешләрен дә язып калдырган. Анда ул Шөгернең әлеге урыны аның өчен бик якын булуы, балачагына алып кайтуы турында...

Шөгер нефть музееның (ШНБЗ) социаль челтәрдәге төркемендә пәйда булган мәгълүмат буенча шушы көннәрдә аларда Илсөя Бәдертдинова кунакта булган.
Алар бер төркем белән музейны караганнар, шулай ук мактаулы кунаклар өчен махсус китапта үзенең кичерешләрен дә язып калдырган. Анда ул Шөгернең әлеге урыны аның өчен бик якын булуы, балачагына алып кайтуы турында яза. Битум завод капкасы төбендә торып, анда эшләүчеләрдән сагыз урынына чәйнәү өчен гудрон соравын да искә төшергән. Экскурсияне кызыклы итеп алып барганы өчен Светлана Хәсәновага рәхмәт белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев