Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалид балага пособие исәпләгәндә гаиләнең керемен исәпкә алмаска тәкъдим ителә

Татарстанда инвалид балага пособие исәпләгәндә гаилә керемен исәпкә алмаска тәкъдим иттеләр. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый тәкъдим белән чыкты.

Тиешле мөрәҗәгатьне ул Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга җибәргән.

Волынец фикеренчә, инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен аерымлык каралырга тиеш. Бу аларның дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ булулары белән бәйле.

Ул РФ Хөкүмәтенең «Бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә айлык пособие билгеләү һәм түләү тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу инвалид балалары булган гаиләләргә түләүләрне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев