Йөк машинасы өч баланы бәрдереп үтергән
11 яшьтән 13 яшькәчә өч бала Ставрополь крае трассасында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була.
Анда йөк машинасы велосипедта күнегүләр ясаган яшь спортчылар төркеменә бәрелә, дип хәбәр итә региональ ЮХИДИ үзенең Телеграм-каналында.
Фаҗига Пятигорскны урап уза торган юлның 3 нче чакрымында була. Дүрт бала укытучылары белән бергә күнегүләрдә була, ул озата баручы машинада алда бара.
Ведомство фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар, Ставрополь крае башлыгы һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев