Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йокысы туймаган хатын-кыз усал була

“Һәрдаим йокысы туймый йөргән нәфис затка энергия җитми башлый. Җитмәгән энергияне алу өчен ул гаиләдәгеләргә - иренә, балаларына “ташлана”.

Усал кешеләр, гадәттә, башкаларның ачуын чыгарып, үзләренә энергия җыя.

Йокы хатын-кызга сәламәтлеген һәм матурлыгын саклау өчен дә бик кирәк. Гадәттә, хатын-кызлар атнаның биш көнен эшендә эшли, ял көннәрендә тулысынча йорт мәшәкатьләренә чума, үзе өчен вакыты калмый. Тик аңа ике атнага бер генә тапкыр булса да (атна саен булса, бигрәк тә яхшы!) үзе өчен ял көне ясау мөһим.

Атнаның бер яисә ярты көнен ул горизонталь хәлдә уздыра: караватта, ваннада ятып тора, китап укый, фильмнар карый, диета турында онытып торып, татлы ризыклар ашый, көнне үз җаена, үз рәхәтенә уздыра. Шул рәвешле ул энергия туплый”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-02-06/yokysy-tuymagan-hatyn-kyz-usal-bula-3131532

https://photo.tatar-inform.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев