Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ипотека кредитын рефинанслау отышлымы?

Кредитсыз кеше хәзер бик сирәк. Бурычны исә рефинанслау юлы белән киметергә мөмкин. Әмма кайбер очракта бу отышлы булса, икенче очракта моның файдасы булмаячак. Әйдәгез моңа ачыклык кертик.

Кайсы очракта рефинансларга мөмкин?
•    Әгәр дә банк түбәнрәк ставка тәкъдим итсә.
•    Кредит зур суммага һәм озак вакытка булса.

Займ шартларын үзгәртү кайчан отышлы?
•    Әгәр дә сез бурычның яртысынан артыгын түләгәнсез икән, кредит шартларын үзгәртү отышлы түгел.
•    Әгәр дә бурычның яртысыннан артыгы калган икән, хәзерге кредит һәм рефинансланган кредит буенча артык түләү күләмен исәпләп чыгарыгыз.

Кайчан рефинанслау яхшырак?
Кредит алынган вакытның беренче яртысында, түләүләрнең күп өлеше процентларны каплауга тотылганда рефинансларга кирәк. Никадәр иртәрәк рефинансласаң, шул кадәр азрак чыгым булачак.

Ә ипотека кредитын рефинанслау отышлымы?
Бу очракта иминият һәм башка өстәмә хезмәтләрне яңадан сатып алырга туры киләчәк. Шуңа күрә өстәмә күпме түләргә кирәк булачагын белешегез.

"Ш.К." сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев