Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ирегез акча бирәме?

Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?

Акча табу, аны өйгә алып кайту турында гына сүз бармый. Аны иркенләп тотарлык итеп, теләгәнчә туздырырга ирегез күпме акча бирә? 
Шунысы кызык: 35-40 ел бергә яшәгән ир белән хатын арасында да акча аркасында тавыш гел чыгып тора икән. Венера апа ире белән 38 ел гомер итә. Икесе дә лаеклы ялда. Пенсия акчасыннан тыш әллә ни зур керемнәре дә юк диярлек.

Әмма йортта ризык алып кайту, вак-төяк хуҗалык кирәк-яраклары ташу аның җилкәсендә. “Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый. Чәчкә шампунь мин генә тотмыйм, әмма ул елга бер тапкыр да алмый”, – дип зарланды ул. Гаиләдә ир-атның акчасы җыелып барып, зур чыгымнарга тотыла кебек тоелды миңа. Сораша торгач, моның алай да түгел икәнен белдем. Шулай да шик калды. 

– Пенсия алгач, сез алып кайтканны ашагач,  ул акчасын җыеп барадыр, мөгаен, – дидем ачыклык кертергә тырышып.
– Ул коммуналь түләүләрне, ут-газга түләп бара. Шуның өчен якынча ике меңләп акча тота. Кышын бәлки күбрәк тә чыгадыр. Аннан дарулар ала торгандыр инде. Ә минем кибет арасында йөреп, бөтен пенсиям тотыла, – дип сөйли Венера апа. 
Аңлашылганча, акча мәсьәләсе бу гаиләдә чишелмәс бер проблемага әйләнгән. Ир бер тапкыр да вак-төяк чыгымнар өчен аерым атап акча бирмәгән. Гомер буе бер түбә астында яшәгән апаның чарасызлыгы йөзенә чыккан.

Гаилә стажыбыз зур булмаса да, акча мәсьәләсендә безнең дә бераз тәҗрибә бар-барын. Киңәшем яшь гаиләләргә ярап куяр. 
Өйләнештек. Өйдә беренче тапкыр акча турыннан бәхәскә кердек. Икебез дә эшли. Уртак урынга беребезнең дә куясы килми. Шунда бер биткә бөтен чыгымнарны, түләүләрне теркәдем дә, шуны урталай бүлдем. Күренә торган урынга элеп тә куйдым. Һәрберебезгә дә уртак урынга куела торган акча күләме килеп чыкты. Шул кагыйдәне бүгенгәчә саклап яшибез.

Ай саен исемлек яңартып торабыз. Төрле айда төрлечә түләү булырга мөмкин. Мәсәлән, балаларны укырга җыйнаганда, ул күбрәк тә була. Бу исемлектә ашау да, коммуналь түләүләр  дә – барысы да исәпкә алынган. Калган акчаны һәркем үзе җыя. Анысын өй ремонтына, зуррак әйберләр алуга тотабыз. Көндәлек чыгымнар өчен бу исемлек бу тә шәп булды. Шуның белән акча тавышы бетте. Ни генә дисәгез дә, тимерне кызуында сугарга – уртак фикергә килергә кирәк.

Зифа Шәйдуллина.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев