Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ирем тиз кызып китә, юктан да үпкәли...»

«Ирем - псих, тиз кызып китә, юктан да үпкәли. Үзен кулда тота белми, хисләрен йөгәнли алмый», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ир-атларның эмоциональ булуы – әйбәтме яки начармы? Артык эмоциональлек гаиләгә, тирә-юньгә зыян китермиме?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

- Эмоциональлек – күп очракта хатын-кызларга хас күренеш. Әмма ир-атларда да очрый. Психология телендә әйтсәк, бу – "не сепарированный ребенок". Ул – әнисе яки әтисеннән аерылып бетмәгән, тормышка тулысынча әзер булмаган, проблемаларга нык характерлы булып каршы тора алмаган кеше. Балачак травмалары да аңа формалашып китәргә ирек бирмәскә мөмкин. 

Мондый очракларда психолог ярдәм итә. Эмоциональ булу, бер яктан, яхшы булса, аның тискәре яклары күбрәк:
1. Хатын-кыз күз алдында дәрәҗә төшә.
2. Балаларның карашы үзгәрә.
3. Коллегалар белән мөнәсәбәтләр начарлана. 

Һәм шуны да әйтергә кирәк, мондый ир-атта хатын-кыз гармоннары өстенлек ала.  Кеше – үзен үзгәртегә сәләтле зат. Моның өчен барлык шартлар да бар. Психолог белән эшләгән очракта бу эш тиз hәм нәтиҗәле булачак.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/irem-tiz-kyzyp-kit-yuktan-da-pkli

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев