Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көрән аюны Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарырга тәкъдим иттеләр

Көрән аюны Татарстанның Кызыл китабынан чыгарырга тәкъдим иттеләр

Көрән аюны, популяциясе арту һәм нәтиҗәдә кешеләр өчен куркыныч арту сәбәпле, Татарстан Республикасының Кызыл китабынан чыгарырга мөмкиннәр.

Бу хакта ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты утырышында Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан Республикасы территориясендә 70 көрән аю яши. Май аенда ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте 25 аю турында хәбәр иткән иде.

Августның беренче декадасында көрән аюны Кукмара районындагы юлда күргәннәр иде, июнь аенда аның эзләрен Боровое Матюшинода, ә май аенда Лаешта күрәләр.

 https://alabuganury.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев