Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишегалларында узган Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте (+ фотолар)

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре ишегалларында оештырган традицион Яңа ел чаралары тәмамланды.

Ике йөздән артык бала Яңа ел уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында күңел ачты. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары Убырлы Карчык, Кар бабай, һәм Яңа ел символы - Куян белән очрашты.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә әйлән-бәйләндә, хәрәкәтле уеннарда, җыр-биюдә актив катнаштылар һәм моның өчен татлы бүләкләр алдылар.

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарә хезмәткәрләре ел дәвамында төрле конкурсларда, чыршы бизәүдә катнашып килгән күп балалы гаиләләрдәге балаларга бүләкләр дә тапшырды.

2023 ел барыбызга да сәламәтлек һәм уңышлар алып килсен!

https://vk.com/official_leninogorsk?w=wall-192569052_6896 фото һәм мәгълүмат алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев