Исемен Пилмәнгә алыштырган...
Пензаның пилмән җитештерү буенча компаниясе гадәти булмаган конкурс оештырган.
200 килограмм пилмән оту өчен исем-фамилияңне Пельмень Кондольскийга алыштырырга тәкъдим ителгән.
Троицк шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Роман Грошев абыйсы белән киңәшләшкән дә, озак уйлап тормыйча, рәсми рәвештә исемен алыштырган. Хәзер ул – Пельмень Марсельевич Кондольский.
Конкурс оештыручылар кыю егет белән бәйләнешкә кергән бер еллык пилмән запасын ничек алырга өйрәткән.
Роман бу бәйгенең бердәнбер катнашучысы булган...
Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев