Исерек ана 6 айлык баласының башын өстәлгә бәргән
26 яшьлек ана 6 айлык баласын аздан гына үтермичә калган, дип яза «Челнинские известия».
Исерек ана 53нче комплекста урнашкан фатирында 6 айлык кызының башын өстәлгә китереп бәргән. Ире бу вакытта эштә булган.
Ире, эшеннән кайткач, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Баланы авыр хәлдә ( баш сөяге ярылган, баш мие селкенгән, бите тырналган) башта ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр, шуннан Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта сабый — табиблар күзәтүендә реанимация бүлегендә.
Хатын-кызны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Закон буенча, вәхши анага 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев