Исерек килеш машинаны йөрткән өчен лениногорскилы “права”сыннан колак какты
52 яшьлек ир-атны 7 июль көнне иртән-иртүк “эләктерәләр”.
4 сәгать 30 минутта Шашин урамы, 6нчы йорт янында ир-атны ЮХИДИ хезмәткәре документларын тикшерер өчен туктата.
ЮХИДИ инспекторы аның айнык түгеллегенә шикләнә һәм алкотектор ярдәмендә тикшереп карый. Шикләнү шунда ук юкка чыга: прибор 1, 084 млгр күрсәтә.
Шунда ук административ хокук бозу турында беркетмә төзелә, автомобильне штрафстоянкага җибәрәләр.
Шушы көннәрдә әлеге шоферга карата суд булды. Судта ул үз гаебен таныды, ни өчен машинага исерек килеш утырдын, дип судья сорагач, “Гаражга машинаны куярга бара идем” дип җавап бирде.
Суд ир-атны гаепле дип таба һәм 30 мең сумга штрафка тарта, бер ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев