Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар” командасы Кукмарадан слеттан икенче урын алып кайтты

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар” командасы 24-26 июль көннәрендә Кукмараның Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының җиденче слетында катнашып кайттылар.

Быел биредә 31 команда көч сынашкан, шулай ук слетта Мари Эл Республикасы һәм Чувашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашкан. Форумга барлыгы 200 кеше җыелган.

Лениногорск районының мәктәп урманчылыклары ел саен әлеге слетта катнаша. Узган ел 3нче мәктәптә эшләүче “Дубки” мәктәп урманчылыгы командасы барса, быел Иске Иштирәк мәктәбе командасы иде. Алар шулай чиратлап баралар.

Белүебезчә, Иске Иштирәк мәктәбендә «Яшь урманчылар» түгәрәге эшли. Әлеге түгәрәк экологик проблемалар буенча эшчәнлек алып бара. Кукмарага, слетка түгәрәк җитәкчесе Рушания Галәветдинова белән өч укучы: Рузилә Мортазина, Айзилә Галәутдинова, Айгизә Галләмова барды.

“Быелгы форум “Урман һәм инновацияләр” дип аталды. Ул барысына да уңай хис-кичерешләр бүләк иткәндер. Гомумән, быел гына түгел, узган елларда да слет бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә уза. Программасы бай, укучылар өчен мастер-класслар үтә. Форумның укучыларда экологиягә, урманга караш тәрбияләүдә әһәмияте бар дип саныйм”, - ди Иске Иштирәк мәктәбе укытучысы Рушания Галәветдинова.

Слет 3 көн дәвам иткән. Беренче көнне укучылар урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен “Цифрлы урман викторинасы” уен - викторинасында расладылар. Шунысы шатлыклы: интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча, безнең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында катнашучылар 2нче урынны ала.

“Әлеге викторина укытучылардан башка узды. Балалар үзләре генә булды. Борчылып торган идем, дөрес җавап бирә алсалар дип. Нәтиҗәне әйткәч, нык шатландым. Молодцы укучылар. 52 балл җыйдылар шушы уенда”, - ди Рушания Котдусовна. Призлы урын өчен укытучыга грамота, укучыларга бүләкләр тапшырылган.

Шул ук көнне Гаилә, Фәнни-технологик үсеш елына багышланган иҗади конкурс та узган, безнең кызларыбыз “Смуглянка” биюен башкарганнар. Алдан әзерләнеп, костюмнарын да алып барган булганнар.

Слет кысаларында яшь урманчылар әзерләгән искиткеч күргәзмәләр дә оештырганнар.

Иске Иштирәк мәктәбе укучысы Рузилә Мортазинаның форумнан алган хис-кичерешләре зурдан. “Минем слетта беренче тапкыр гына катнашуым. Шундый ошады миңа. Без анда тулай торакта иптәш кызларым белән тордык. Көндезге чаралардан тыш, кичке чаралар да булды. Интеллектуаль уенда икенче урын алуыбыз өчен шундый шатландык. Сораулар авыр иде, экология, биология буенча булды. Слетта дуслар да таптым. Алдагы елларда да барыр идем”, - ди  Рузилә.

Укытучы Рушания Галәветдинова әйтүенчә, алар Лениногорск урманчылыгы белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлиләр, бергә агачлар утырталар, бергә яшеллек арттыралар. Рушания ханым үз һөнәренә тугры калып, балалар белән укыту эшчәнлеген нәтиҗәле алып бара.

 

фото: Р. Галәветдиновадан.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында, 2 августта укый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев