Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Куак участок урманчылыгы территориясендә агачларны җыю дәвам итә

Лениногорск урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган (хуҗалыкта кулланып булмый торган) агачны җыю буенча эшләр дәвам итә.

                

«Хәзерге вакытта Иске Куак участок урманчылыгында эшләр бара, 7 кеше җәлеп ителгән», – дип сөйләде «Лениногорск урман хуҗалыгы»  директоры урынбасары Рөстәм Габидуллин.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда Лениногорск урманчылыгы территориясендә барлыгы 70 га мәйданда ликвид булмаган агач җыю эшләре башкарылачак.

Ликвид булмаган агач – череп, зыян килгән, шулай ук янгын һәм башка табигый бәла-казалар нәтиҗәсендә кулланыла алмый торган агач. Ликвид булмаган агачны җыештыру җилдән, кар көртләреннән һәм башкалардан зыян күргән урыннарда башкарыла. Беренче чиратта, эшләр аеруча саклана торган участокларда, рекреация зоналарында, урман-паркларда, урманнарда, санитар-гигиена һәм сәламәтләндерү функцияләрен башкаручы урманнарда, юл буйларындагы саклау полосаларында һәм башка кыйммәтле урман массивларында башкарыла.

Чыганак: https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2004188.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев