Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгер егете Айрат Шайхлисламов күңелендә 2018 нинди булып сакланыр

Айрат Шайхлисламов, җырчы, автор-башкаручы:

Әле кайчан гына шау-гөр килешеп, матур теләкләр тели-тели 2018 каршы алган идек, инде ел азагына да җиткән. Үтеп баручы ел, Аллага шөкер, зарланырлык булмады. Истә калганнардан: энемнең кызы Алсу туды. Бу, әлбәттә, олы вакыйга, зур сөенеч, берүк сау-сәламәт булып үсеннәр. Быел тимер атымны алыштырдым, яңа җырлар да шактый язылды. Киләчәктә бергәләп тыңларбыз, дип ышанам. Киләсе 2019 ел һәрбарчабызга  унышлар алып килсен, дөньяларыбыз тыныч булсын, бер -беребезне хөрмәт итеп матур яшик
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев