Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җитәкче белән араны бозмас өчен нишләргә?

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Җитәкче белән хезмәткәр арасында низаг килеп чыгу да бүгенге көндә гаҗәп хәл түгел. Ләкин шулай да мондый хәл килеп чыкса нишләргә? Һәм моңа юл куймас өчен нишләргә кирәк?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Малик кызык Низаметдинова белән сөйләштек.

- Без барыбыз да җир кешеләре. Коллектив, җитәкче белән мөнәсәбәтләр дә төрлечә булырга мөмкин. Шуны онытмаска кирәк, барысы да үзебездән тора. 

Җитәкче белән яхшы мөнәсәбәттә булыр өчен ни эшләргә соң?

1. Иң башта эшкә урнашкан вакытта ук, үзеңнең белемле шәхес икәнеңне, үз фикерең барлыгын белдерергә кирәк.
2. Күпме акча алып эшләячәгеңне сорау, эш тасвирламаң, вазыйфаларың һәм хокукларың белән танышып чыгу зарур.
3. Җитәкче, коллегалар белән субординация саклау сорала.
4. Үзеңне тәрбияле кеше буларак таныту мөһим.
5. Җитәкче кызып киткән чакларда кара каршы әйтешмәү. Ул – җитәкче! Хөрмәт булырга тиеш. Әгәр инде ошамый икән, гариза язып китүдән сине беркем дә тотып тормый.

"Минем – контракт, китә алмыйм" дияр кайберәүләр. Сорау: контрактка кул куйганда укыдыңмы? Риза булдыңмы? Үсәсең килдеме? Әйе! Менә җавап! Инде, чыннан да, түзеп булмый икән, ул чагында контрактта язылганнарны үтәп саубуллашасың.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/itkche-beln-arany-bozmas-chen-nishlrg

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев