Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Юбилейный » паркында Россиягә ЛНР һәм ДНР республикалары кушылу көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Донецк һәм Луганск халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшкән көнгә багышланган тантаналы чара узды.

Бу көн, ягъни 30 сентябрь көне хәзер ел саен билгеләп үтеләчәк. 

«ДНР,  ЛНР,  Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшү көне безнең өчен мөһим. Ул барыбызга да тынычлык һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген, бары тик уртак тырышлык белән генә чәчәк атуга һәм иминлеккә ирешү мөмкинлеген искә төшерә. Россия составындагы яңа төбәкләр уңышлы үсәчәгенә, кешеләр тынычлыкта, иминлектә һәм татулыкта яши алачагына ышанабыз», диде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова үз чыгышында.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов Лениногорск районының битараф булмаган кешеләре яңа кушылган территорияләргә күрсәткән ярдәмнәре турында сөйләде, барысын да әлеге мөһим вакыйга белән котлады. 

Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать артистлары концерт куйды. 

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев