Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары Чыршылы авылы һәйкәлендә язуларны яңарттылар

Хәзерге вакытта Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы бара.

Шул уңайдан авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне, обелискларны чистарту, чүпләрен җыештыру эшләре уздырыла.

Югары Чыршылы авылында Сугыш батырлары истәлегенә куелган һәйкәл янында җыештыру үтте, дип хәбәр итә төбәкне өйрәнүче Әлфия апа Ямаева ( ул шушы авыл килене).

Һәйкәл тирәсен ялт иттереп чистартып куйганнар. Һәйкәлдәге язулар тоныклана башлаган, шунлыктан аларны яңартканнар.

"Көз көне авыл яшьләре Әкъдәс Вафин җитәкчелегендә һәйкәл кырыендагы карт агачларны кисеп, чистартып куйдылар. Хатыны Резедә ханым белән клуб-һәйкәл тирәсен чисталыкта тоталар", - ди Әлфия Ямаева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X